Рөстәм Миңнеханов: Без «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлекнең финишына җитеп барабыз

08.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды. 

Утырыш  «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Казан Экспо» территориясендәге ярышлар узачак мәйданчыклар белән танышып чыктылар.

Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты объектларының әзерлеген бәяләде, шулай ук  чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны йөретәчәк транспортны – автобус-шаттларны һәм җиңел автомобильләрне карап чыкты. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: без «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлекнең финишына җитеп барабыз.

«Әлеге бөтендөнья хәрәкәтенең 60 еллык тарихында бу дәрәҗәдәге ярышларны илебез беренче мәртәбә кабул итәчәк, - диде Татарстан Президенты. – Бу безнең өчен зур мәртәбә, әмма зур һәм җитди җаваплылык  икәнен аңлыйбыз. Һөнәри бергәлекнең карашлары Казанга төбәлгән, һәм без тагын бер кабат илебез – Россия Федерациясен тәкъдим итүебезне исбатларга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 45 нче дөнья чемпионатына 63 илдән 1 300 конкурсант һәм 1 300 эксперт килер дип көтелә. Казанга тагын 200 меңнән артык кеше, шулай ук 1 000ләп  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле киләчәк.

«Әлбәттә, без бу кадәр катнашучысы булган чараны беренче мәртәбә генә уздырмыйбыз, әмма тәҗрибә – тынычланыр өчен сәбәп түгел, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Искәртәм, 2019 ел – Татарстанда эшче һөнәрләре елы. Минемчә, без бу елны иң яхшы һәм иң күренекле «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты белән бизәсәк, дөрес булыр».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чемпионат башланырга ике атнадан да азрак вакыт калды.  

«Бүген без чемпионатның төп объектларын карап чыктык, алар әзер диярлек. Эшләр план режимында бара. Әмма бүген утырышта фикер алышырлык мәсьәләләр дә бар. Объектларны караганда кайбер күрсәтмәләр бирелде инде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«2019 елда Казанда узачак «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында» төп нотык белән Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады.  

Утырыш барышында шулай ук бөтендөнья чемпионатын уздыру чорында иминлекне тәэмин итү, клиент төркемнәрен урнаштыру һәм ашатуны оештыру, ярышларда катнашучыларга транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм башка мәсьәләләр дә каралды.  

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов, барлык структуралар һәм ведомстволар тыгыз хезмәттәшлектә әзерлек чараларын вакытында тәмамларлар, ә чемпионат үзе югары дәрәҗәдә оештырылып уздырылыр, дип өмет белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.