Рөстәм Миңнеханов 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы предприятиеләре эшенә йомгаклар буенча киңәшмә уздырды

08.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы предприятиеләре эшенә йомгаклар һәм икенче яртыеллыкка бурычлар буенча киңәшмә уздырды.

Чара «Казан Гипронииавиапром» АҖдә узды.

Төп нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. 

Ул 2019 елның беренче яртыеллыгында сәнәгать җитештерүе күләмнәре динамикасы һәм сәнәгать җитештерүе индексы турында сөйләде. ИСҖе  101,3% тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе күләме 1,402 млрд. сум.

Гадәттәгечә уңай динамиканы нефть чыгару тармагы күрсәтә. Файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә сәнәгать җитештерүе индексы 103,3% тәшкил итә, нефть продуктлары җитештерүдә – 108,9%.

Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, 2019 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексының фараз күрсәткечләре 101,5% булыр дип көтелә, 2020 елга фараз – 103,4%.

Сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләр төркемнәре эше йомгаклары турында нотыклар белән «ТАИФ» ДК, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть-Нефтехим» УК, КВЗ ГАҖ һәм башкалар вәкилләре чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен бүген җитештерү күләмнәрен арттыру өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, югалтуларны мөмкин кадәр киметергә, продукцияне сату өчен яңа базарлар эзләргә өндәде.  

Безгә ситуацияне күзәтергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, валюталар курсына, базар конъюнктурасына бәйле мәсьәләләрне анализлау мөһим.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шулай ук сәнәгатьтә галимнәрнең барлык эшләнмәләрен кулланырга, НИОКРга акчалар кертергә кирәк.

Татарстан Президенты ассызыклаганча: кайбер очракларда сәнәгать предприятиеләренең югалтулары объектив сәбәпләргә бәйле, әмма һәр очракта ситуацияне җентекләп анализларга кирәк.

Хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләсе буенча Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәт җитештерүчәнлеге – беренче чиратта безнең конкуренциягә сәләтебезне һәм нәтиҗәлелек дәрәҗәсен күрсәтә.  

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, чимал булмаган экспорт күләмнәрен ике мәртәбә арттыру бурычы куелган. Моның өчен федераль үзәк ярдәменнән файдаланырга, шулай ук үз ярдәм чараларын эшләргә кирәк.  

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларны социаль өлкә мәсьәләләренә дә игътибар итәргә өндәде. Аерым алганда, республикада социаль ипотека программасы күп кенә гражданнарны торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, һәм бу программа дәвам итәчәк.  

Рөстәм Миңнеханов кадрларны, шул исәптән пенсия яше җитеп килүче гражданнарны яңа һөнәргә өйрәтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.  

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә сәнәгать предприятиеләре эшенә йомгак ясарга һәм сәнәгать җитештерүе күләмнәре  динамикасын квартал саен анализларга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.