Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Голубев Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планын имзаладылар

07.08.2019

Бүген Ростов-на-Донуда Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планы имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев куйдылар. 

Чара Ростов иҗтимагый җыелышы бинасында узды. 

Документка аңлатма биреп, Татарстан Президенты ике төбәкнең уртак мәнфәгатьләре һәм үзара файдалы хезмәттәшлек юнәлешләре күп булуын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә,Татарстан белән Ростов өлкәсе арасында товар әйләнешенең гомуми күләме 9 млрд. сумнан артык.

«Без күргән нәрсәләр гаҗәпләндерде. Бу - «Платов» халыкара аэропорты, «Ростов Арена» яңа стадионы, транспорт чишелешләре. Аэропортка килгәндә, монда уйланылган һәм тормышка ашырылган әйберләр күп. Без үзебезгә игътибарга алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов. Үз чиратында Василий Голубев билгеләп үткәнчә, Ростов өлкәсе бизнесны үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә планлаштыра.

 «Имзаланган документ - безнең хезмәттәшлекнең төгәл  «юл картасы». Татарстанда өйрәнерлек нәрсәләр бар, шул исәптән бизнес үсеше динамикасына, яңа мәгълүмати технологияләр кертүгә дә. Безнең өчен яңа үсеш зоналарын, яңа икътисади территорияләрне булдыру тәҗрибәсе, шәһәрләрнең тарихи үзәкләрен төзекләндерү буенча законнар да актуаль», – диде Василий Голубев.

Ростов өлкәсе губернаторы шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә августта Татарстанга эшлекле сәфәр кылачагын хәбәр итте. Төп максаты - 2019 елның 22-27 августында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатында булу.

Әмма, Василий Голубев сүзләренчә, ул Казанда булу программасын көчәйтергә карар кылган, чөнки кайбер объектлар һәм мәйданчыклар белән танышырга тели. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, Ростов өлкәсенең шәһәрләрдә тарихи үзәкләрне саклау һәм үстерү программалары өлешендә Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынуы бар. «Ростов өлкәсендә шулай ук архитектура һәм тарихи кыйммәткә ия биналар күп», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.