Рөстәм Миңнеханов Азовта «Ай-Пласт» компаниясенең эре габаритлы полимер контейнерлар чыгару заводын ачуда катнашты

07.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең Азов шәһәрендә «Ай-Пласт» компаниясенең эре габаритлы полимер контейнерлар чыгару заводын ачу тантанасында катнашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсендә бер көнлек эш сәфәрендә.  

 «Ай-Пласт» ҖЧҖ – эре габаритлы  пластик сәнәгать таралары һәм төргәкләре, ТКО контейнерлары чыгару буенча Россиянең әйдәүче җитештерүчесе. Компаниянең дистрибьюторлар челтәренең Россиядә һәм якын чит илләрдә 30лап партнеры бар.

«Ай-Пласт» компаниясенең 2018 елда җитештерү күләме – 50 мең продукция.

 «Ай-Пласт» компаниясенең Азовтагы җитештерүе – Россия Федерациясе территориясендәдәге бишенчесе (заводлары Түбән Камада (Татарстан) һәм  Владимир өлкәсендә бар, тагын берсе Тобольскта ачылачак).

Азовта кунаклар һәм тантанада катнашучылар өчен җитештерү буйлап кыска гына экскурсия уздырдылар һәм «Ай-Пласт» продукциясен тәкъдир иттеләр. 

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ай-Пласт» компаниясе вәкилләре мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов проектка ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, яңа җитештерү бүгенгә өр-яңа, заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.  

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Ай-Пласт» компаниясенең бу инвестицион проекты Татарстан белән Ростов өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгз зур өлеш кертә.

Тантана азагында Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ай-Пласт» компаниясенә нигез салучы һәм аның акционеры Сергей Донгузов җитештерүне символик рәвештә эшләтеп җибәрделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.