Казанга РФ вице-премьеры Виталий Мутко килде

16.08.2019

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко эш сәфәренә килде. «Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Республикага эш сәфәре кысаларында Виталий Мутко берничә киңәшмә уздырырга җыена. Казан Кремлендә Россия вице-премьеры «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Аңарчы ул Казанның «Весна» торак комплексына һәм Горки-Әмәт урманы паркына барачак. 

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының Казан Ратушасында Виталий Мутко рәислегендә утырышы узачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.