Татарстан Республикасы һәм «Вайлдберриз» компаниясе хезмттәшлек турында килештеләр

15.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» интернет-кибетенә нигез салучысы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татьяна Бакальчук хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Документта Зеленодольск алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә  100 мең кв. метр мәйданда «Вайлдберриз» бүлү үзәген төзү каралган. Логистик үзәкне 2020 елның икенче яртысында сафка кертү көтелә. 

Шулай ук компания Татарстанда логистика һәм белем бирүне оештыру функцияәрен үз эченә алган B2B Электрон сәүдә экспертизасы үзәген ачуны планлаштыра. Анда компания хезмәткәрләре һәм ритейл, интернет-сәүдә өлкәсендәге белгечләр катнашында семинарлар узачак, шулай ук тәүлек буе атнаның һәр көнендә җирле партнерлардан товарларны кабул итү оештырылачак.

«Вайлдберриз» республика территориясендә заказларны бирү пунктлары челтәрен үстерүне дә дәвам итәчәк. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.