Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко Казан Кремлендә Татарстан Республикасында "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, "ДОМ.РФ" АҖ генераль директоры Александр Плутник, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Виталий Мутко сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасында "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 5 млрд. 560 млн. сум күләмдә финанслар каралган. Шуларның 2 млрд. 395 сумы федераль бюджеттан, 2 млрд. 787 млн. сумыреспублика бюджетыннан бүлеп бирелде. Шулай ук 905 млн. сум кече шәһәрләр һәм тарихи уңайлы шәһәр мохите һәм тарихи җирлекләрне булдыру буенча бөтенроссия конкурсы кысаларында юнәлдерелә.
"Татарстан сафка кертелгән торак күләм буенча ИФОнда беренче урында, ә Россия төбәкләре арасында алтынчы урында тора. Республикада ТР Президенты каршында Дәүләт торак фонды булдырылганын билгеләп үтәргә кирәк, ул төзелеш комплексына ярдәм итүдә катнашырга һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Беренче ярты еллыкта төбәктә узган елдагыга караганда 17 процентка күбрәк торак сафка кертелгән, шул исәптән шәхси торак йортлар", - диде РФ вице-премьеры.
Ул хәбәр иткәнчә, киләсе елдан илдә шәхси торак төзелеше буенча аерым программаны башлап җибәрү планлаштырыла. Аның сүзләренчә, РФ Хөкүмәте Липецк өлкәсендә шәхси торак төзелешен үстерү буенча пилот проект гамәлгә ашырыла, бу максатка 170 млн. сум бүлеп бирелгән. РФ вице-премьеры Татарстанга да бу программада катнашырга тәкъдим итте.
Виталий Мутко сүзләренчә, Татарстан торак төзелешен үтерү программаларын стимуллаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга 1,4 млрд. сум алган. "Әлеге программа нәтиҗәле эшли. Акча өстиячәкбез, торакларны төзүгә, социаль объектлар белән тәэмин итеп, комплекслы карау, гамәлгә ашыру җитди алып барыла. Безгә Татарстан тәҗрибәсе кызыклы", - диде ул.
РФ вице-премьеры әйләнешкә федераль җирләрне кертү темасына да кагылды. "2012 елдан Татарстанга Торак өлкәсендә үсеш институты аша 20 җир биләмәсе бирелде. ДОМ.РФ җир кишәрлекләрен генә биреп калмыйча, проектны гамәлгә ашыру ахырына кадәр күзәтүе кирәк", - диде Виталий Мутко.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру бик катлаулы бурыч. Бу торак төзелеше күләмен күпкә арттыру, проектлы финанслау механизмнарын куллануга да кагыла. "Республика дәрәҗәсендә без ике атна саен банклар һәм төзүчеләр вәкилләрен җыябыз, мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Бүгенге көнгә проектлы финанслау кысаларында эшчәнлек алып бара ала торган 18 банктан унысы гына төзүчеләр белән эшли. Акрынлап бу эш дәвам ителәчәк", - диде ул.
Бүген мөһим бурычларны берсе - торак базарын стимуллаштыру, диде Рөстәм Миңнеханов. "Бүгнеге күрсәткечләр буенча ипотека конкурентлыгы җитәрлек түгел", - диде ТР Презденты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов комплекслы төзелеш темасын да күтәрде.