Татарстан Республикасы белән Ненец автономнияле округы Администрациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

16.08.2019

Бүген Нарьян-Марда (Ненец автономияле округы) Татарстан Республикасы белән Ненец автономнияле округы Администрациясе арасында икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Ненец автономияле округы Губернаторы Александр Цыбульский кул куйды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Нарьян-Марга эш сәфәренә килде.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Ненец автономияле округының этнографик экспозициясе белән танышты, ул «Арктика» мәдәният йорты холлында урнашкан. Монда округ халыкларының традицион көнкүреш әйберләре, кием-салымнары, ашамлык продуктлары, сувенирлар, музыка кораллары куелган.

Ненец автономияле округы Губернаторы Александр Цыбульский Татарстан  делегациясен ненец җирендә сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, төбәкара дәрәҗәдәге хезмәттәшлек берничә юнәлештә гамәлгә ашырыла. Шулардан нефть чыгару һәм геологик-разведка эшчәнлеге – төп юнәлешләр. 

«Татнефть» компаниясе – Ненец округының күптәнге партнеры, дип белдерде Александр Цыбульский, һәм хәзер без компания белән эшне активлаштырдык.

Хәзер «Татнефть» округта актив разведка эше алып бара, махсус төркем төзелде, диде Александр Цыбульский, без дә Татарстан компанияләре белән телемедицина өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәбез.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында этнографик күргәзмәдә алган тәэсирләре  белән уртаклашты.

«Бик кызыклы күргәзмә, - диде ул. – Яшәү рәвеше, мәдәният яхшы тәкъдир ителгән. Сез катлаулы климатик зонада яшисез, монда кыю һәм нык кешеләр гомер сөрә. Ненец округы халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуыгыз бик әйбәт».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен Ненец округы –  кызыклы территория, һәм «Татнефть» компаниясе киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә тели, монда ресурслар, гаять зур потенциал бар.

«Безнең товар әйләнеше зур түгел – безнең багланышлар кысаларында техника, җайланмалар китереп торырга мөмкин, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда газ-мотор ягулыгын кулланудагы тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге бар».

Безнең визит ике яклы мөнәсәбәтләрне активлаштырырга этәргеч булыр, дип өметләнәбез, дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Ненец автономияле округы быел 90 еллыгын бәйрәм итә. Без округ кешеләрен бу юбилей белән котлыйбыз, диде ул, ә Татарстан ТАССР төзелүнең 100 еллыгын киләсе елга билгеләп үтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Ненец автономияле округы вәкилләрен киләсе елда  Татарстанга чакырды һәм сәнгать коллективларының иҗат үрнәкләрен алып килергә тәкъдим итте.  

Татарстан Президенты ике яклы багланышлар мәсьәләләренә, төбәкара дәрәҗәдә эшлекле багланышларны үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.  

Ышанам, төбәкләребез үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалны гамәлгә ашыра алырлар, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ненец автономияле округына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Ненец округындагы татар-башкорт якташлыгы активы белән дә очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.