Татарстанда бөртекле культуралар чәчү мәйданнарының 26%да җыеп алынган

17.08.2019

Татарстан кырларында бөртекле ашлыкны җыюның барышы турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, бүгенгә барлыгы 377 мең гектарда, ягъни бөртекле культуралар чәчү мәйданнарының 26 %ында җыеп алынгын. 1,2 млн тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 31,8 ц чыга.

Әлки районында кырларның 43,6%ында ашлык җыеп алынган, Зәйдә -39,8%, Нурлатта – 39,2%. Уңыш буенча Зәй районы алда бара, анда 1 гектардан 47 ц чыга, Минзәлә, Мамадыш, Тукай районнарында - 42 ц, Тәтеш, Сарман районнарында - 40 ц.  

Марат Әхмәтов бүген кырларда көзге чәчүгә әзерлек бара, дип искә алды. Чәчү эшләренең барысын да 5 сентябрьгә төгәлләргә кирәк, диде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.