Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нарьян-Мар шәһәренә (Ненец автономияле округы) эш сәфәренә килде.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов һәм башкалар.
Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Ненец автономияле округы (НАО) Губернаторы Александр Цыбульский белән очрашачак, Татарстан Республикасы белән Ненец автономияле округы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак.
Кичә, 2019 елның 15 августында, НАО Администрациясе утырышында Татарстан Республикасы белән Ненец автономияле округы арасында хезмәттәшлек турында килешү проекты кабул ителгән. Утырышта НАО вице-губернаторы Юрий Бездудный хәбәр иткәнчә, килешүләр ниятләр характерында һәм төбәкләр хакимиятләре арасындагы хезмәттәшлекнең барлык өлкәләренә дә кагыла.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның «Арктика» мәдәният йортында булуы көтелә, анда ул Ненец автономияле округының этнографик экспозициясе белән танышачак.