Бүген Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында «Транснефть-Прикамье» компаниясенә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» ГАҖ идарәсе рәисе, президенты Николай Токарев, «Транснефть–Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге бәйрәм әһәмияте бер компания белән генә чикләнми.
«Бүген без Татарстанның нефтьүткәргеч транспорты юбилеен һәм, гомумән, Россия Федерациясенең 11 субъектын берләштерә торган торбаүткәргеч системасы юбилеен билгеләп үтәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул компаниянең тарихы Татарстан гына түгел, Удмуртия һәм Пермь крае нефть сәнәгатенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән, диде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына илнең нефть-газ сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бүген «Транснефть-Прикамье» - Татарстан Республикасының бюджет барлыкка китерүче предприятиеләренең берсе, ә бәйрәмне компания хезмәткәрләре җитештерү эшчәнлегенең үрнәк нәтиҗәләре белән каршы алалар, диде.
«Тулаем алганда,«Транснефть», аның структураларының тотрыклы эше — Россия Федерациясе икътисадының тотрыклылыгы, бөтен ил буенча йөзләгән предприятиеләр өчен яңа заказлар һәм меңләгән эш урыны», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Тантана барышында «Транснефть-Прикамье»ның кайбер хезмәткәрләренә төрле бүләкләр тапшырылды.