Рөстәм Миңнеханов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасына Фәнил Әһлиуллинны билгеләде

19.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хамаев Азат Кыям улын, ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануы сәбәпле, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасыннан азат итте. Бу хакта Указны Татарстан Президенты имзалады. 

Киләсе Указ белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасына Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улын билгеләнде. Моңарчы ул ТР Президенты ярдәмчесе иде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.