Татарстан Президенты Айрат Зариповны "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат итте

19.09.2019

Зарипов Айрат Ринат улы "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат ителде. Бу хактагы Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген имзалады. 

Айрат Зарипов VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. 

Искәртик, Айрат Зарипов 2015 елдан "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкара иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.