Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» компаниясе башлыгы Николай Токарев белән очрашты

20.09.2019

Татарстан өчен республика сәнәгать предприятиеләре белән «Транснефть» компаниясе арасында корылган стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Транснефть» ГАҖ идарәсе рәисе, президенты Николай Токарев белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Николай Токарев берничә чарада катнашачак. Бүген ул «Транснефть-Прикамье» АҖнең 70 еллыгына багышланган тантанада булачак. Иртәгә, 21 сентябрьдә, Николай Токарев «Алабуга» МИЗ территориясендә турбулент утыруларга каршы җитештерү буенча «Транснефть-Синтез» заводын ачуда катнашачак.   

Рөстәм Миңнеханов очрашуда ассызыклаганча, «Транснефть» –  Татарстанның стратегик партнёры. «Безнең мөнәсәбәтләр Үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә озак сроклы һәм системалы нигездә үсә. Ел саен очрашулар барышында без арадаш йомгаклар ясыйбыз, хезмәттәшлекнең яңа перспектив юнәлешләрнен билгелибез», - диде ТР Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан предприятиеләре белән «Транснефть» компаниясе арасында товар әйләнеше ел саен арта. Соңгы 4 елда ул 2,6 мәртәбә артты. Рөстәм Миңнеханов «Транснефть»компаниясенә «Татнефть» ГАҖ һәм кече нефть компанияләре белән тотрыклы эш тәэмин иткәне өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, «ТАНЕКО» комплексы тарафыннан нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларын төзү һәм «ТАИФ-НК» НЭЗ реконструкцияләү кебек проектларны гамәлгә ашыру «Транснефть» ярдәменнән һәм «Транснефть-Прикамье» белән республика предприятиеләренең уртак конструктив эшеннән башка мөмкин булмас иде. «Бүген „ТАНЕКО“ комплексы тотрыклы эшли. Быел август аенда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында ЭЛОУ-АВТ-6 яңа җайланмасы гамәлгә кертелде. Нәтиҗәдә „ТАНЕКО“ нефть эшкәртү куәтен икеләтә арттырды. Перспективада республикада нефть эшкәртү тулаем 23 млн тоннага җиткерәләчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Моннан тыш, „Север-25“ проектын уңышлы гамәлгә ашыру „ТАИФ-НК“ НЭЗга һәм „ТАНЕКО“га дизель ягулыгы төяп җибәрү күләмен 7 млн тоннага кадәр арттырырга ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Рөстәм Миңнеханов Николай Токаревка «Алабуга» МИЗ территориясендә «Транснефть-Синтез» проектын гамәлгә ашырган өчен аерым рәхмәт белдерде.   

Үз чиратында Николай Токарев билгеләп үткәнчә, «Транснефть» компаниясе РФнең 61 төбәгендә эш алып бара. «Татарстанга килгәндә исә, бу безнең өчен аерым индикатив күрсәткеч, шуңа карап, без башка төбәкләр белән мөнәсәбәтләр исәбен алып барабыз», - диде ул.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Татнефть» компаниясе һәм Татарстанның 30дан артык кече нефть компаниясе «Транснефть»нең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә тотрыклы эшли. «“Транснефть-Прикамье” торба үткәргечләре аша 205 млн тонна нефть куылачак, шул исәптән 33 млн тоннасы Татарстан Республикасыннан», - диде Рөстәм Миңнеханов.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.