Рөстәм Миңнеханов: "Лукойл" - Татарстанның күптәнге стратегик хезмттәше

24.09.2019

"Лукойл" нефть компаниясе - Татарстанның күптәнге стратеки хезмәттәше. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ЛУКОЙЛ" ГАҖ беренче башкарма вице-президенты Равил Маһанов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Равил Маһанов 2019-2020 елларда хезмәтәшлек турында Килешүгә беркетмәне имзаладылар. Документта төбәк территориясендә социаль һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыру, ел саен "Лукойл" ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын уздыру карала. 

Шулай ук Татарстан Президенты Равил Маһановка "Дуслык" орденын тапшырды. Әлеге олы дәүләт бүләге "республика нефть-газ сәнәгате үсешенә зур шәхси өлешен кертү өчен" тапшырылды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан белән "Лукойл" компаниясе арасында ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре. "Елдан ел аларның ныгуы һәм киңәюе шатлыклы. Моны "Лукойл" төркеменең Татарстан предприятиеләре арасында еллык товар әйләнеше үләме үсеше дә раслый. Соңгы дүрт елда гына әлеге күрсәткеч икеләтә артты. Безнең алга таба да күләмнәрне арттыруга мөмкинлекләр бар", - диде ТР Президенты. 

Аның сүзләренчә, "Лукойл" - республика продукциясен эре кулланучы ганы түгел, ә Татарстан нефтьчеләренең стратегик партнеры да. 

Рөстәм Миңнеханов "Лукойл" заправка станцияләре челтәре үсүен дә билгеләп узды. Бүген алар  - 36. 

Шулай ук ТР Президенты "Лукойл"ның социаль һәм хәйрия проектларына зур игътибар бирүен ассызыклады. Аерым алганда, "Пирамида" МККнда 10 ел дәвамында уздырылучы "Лукойл" ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы нәтиҗәләре чыгарылачак. 

Равил Маһанов та Татарстан белән "Лукойл" арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне ассызыклады. "Гомумән, без салым базасын ике кат арттырып булды. Минем фикеремчә, бу яхшы", - диде Маһанов. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.