Рөстәм Миңнеханов һәм Равил Маһанов «Лукойл» ГАҖның социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне котладылар

24.09.2019

«Лукойл» ГАҖның Х социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы Гран-приен Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Минзәлә интернат мәктәбе алды. Конкурсның төп призын җиңүчегә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Лукойл» ГАҖның беренче башкарма вице-президенты Равил Маһанов тапшырды. Тантана Казанда «Пирамида» КСКда узды.

«Мәрхәмәт юлыннан» проекты өчен Минзәлә интернат мәктәбе яңа җиңел  автомобиль алды, ачкычларын Равил Маһанов һәм Рөстәм Миңнеханов оешма директоры Нурһади Гыйльфановка тапшырдылар.

Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Минзәлә интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – республика һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары.

«Барыгызны да бу бәйрәм вакыйгасы - конкурска йомгак ясау белән котлыйм. Анда һәр муниципалитетта уздырылучы эш чагыла. “Лукойл” компаниясенә 10 ел буена республикада мондый конкурс үткәргәне өчен бик зур рәхмәт. Ышанам, бу традиция дәвам итәр, һәм киләчәктә дә шундый күркәм проектлар гамәлгә ашырылыр», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

«РИТЭК» ҖЧҖ («Лукойл» ГАҖның ярдәмче предприятиесе) март аенда эшчәнлеген башкаручы төбәкләрдә – Татарстанда һәм Самара өлкәсендә «Лукойл» ГАҖның Х социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы башлану турында хәбәр итте.  

Конкурс «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «Лукойл» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Максаты – иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның актуаль социаль проблемаларын хәл итүдәге инициативаларына ярдәм күрсәтү.

2019 елда конкурс комиссиясенә 766 заявка кергән, 153 проект җиңүче дип танылган, грантлар фонды 25 млн сум тәшкил итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.