Алексей Песошин РФ субъектларында һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән очрашты

24.09.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ субъектларында һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Очрашу барышында Татарстанның тышкы элемтәләре үсешенә республика вәкиллекләре зур ярдәм күрсәтә: 15 чит ил вәкиллеге һәм 8 вәкиллек РФ субъектларында.

Әсгать Сәфәров ассызыклаганча, чит илләрдәге ватандашлар һәм РФ субъектларында татар оешмалары белән хезмәттәшлек тышкы элемтәләрне үсешендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Татарстанда милли мәдәният һәм телне саклау буенча күләмле проектлар гамәлгә ашырыла.

Быел Казанда РФ вице-премьеры Виталий Мутко җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүне уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды. Планга 75 чараны үз эченә алган дүрт бүлек кертелгән.

ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов үзенең чыгышында ел башыннан Татарстан вәкиллекләре ярдәмендә 150 халыкара һәм 60 төбәкара чаралары уздырылды, дип хәбәр итте.

Иртәгә, 25 сентябрьдә, Татарстан вәкиллекләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасына багышланган чарада катнашачаклар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.