Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм өчен яңа машиналар ачкычларын тапшырды

24.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм машиналары ачыкычларын тапшырды. Барлыгы республика муниципаль берәмлекләренә 70 автомобиль тапшырылды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләрендә автомобиль паркын яңарту буенча зур күләмле программа гамәлгә ашырыла. Барлыгы быел 187 автомобиль тапшырылды, шул исәптән 4 мобиль комплек һәм олы яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль. 

"Без бу программаны тәмамлыйбыз. Бүген соңгы 70 машиналы партия тапшырылды. Минем фикеремчә, әлеге транспорт безнең медицина хезмәткәрләре эше нәтиҗәлеген арттыруга ярдәм итәчәк", - диде ТР Президенты. 

Бөтен автомобильләр дә ашыгыч ярдәм күрсәтүгә тиешенчә җиһазландырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.