Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов "Цифрлы алгарыш" конкурсында җиңүчеләрне котладылар

29.09.2019

Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә «Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсының финалына нәтиҗәләр тантаналы рәвештә чыгарылды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев, Саха Республикасы Башлыгы Айсен Николаев һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» КАБО генераль директоры Алексей Комиссаров катнашты. 

"Татарстанда шундый эре бөтенроссия конкурсы финалын үткәрү - республика өчен бик абруйлы. Без "Цифрлы алгарыш" турында күп сөйләдек, әмма сезнең янда аның нинди гаять зур көч икәнен аңладык. Биредә бөтен төбәкләр бар. Сезнең биредә оештырылган шартлардан канәгать калуыгызны бик телим. Шул 48 сәгатьтә эшләгәнегез  - искиткеч казаныш. Татарстанга рәхим итегез, Казанга рәхим итегез!" - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Артта озак юл: 48 сәгать тырышлык, хезмәт, очрашулар, дөньядагы иң зур цфрлы чара, дөньядагы иң зур хакатон. Биредә булуыма һәм сезнең белән бу бәйрәмне уртаклашырга мин бик шат. Илебездә сезнең кебекләр булугга мин бик горур", - диде Максим Акимов конкурста катнашучыларга. 

Ул ассызыклаганча, конкурсның төп максаты - кешеләр тормышын кхпкә яхшырак итү. "Безнең бөрычыбыз бик гади - катнашучылар тәкъдим иткән бер алым да юкка чыкмасын. Шул гаять зур хезмәт кулланышын тапсын", - диде РФ вице-премьеры. 

Конкурсның төп программасында 20 команда җиңде. Ике номинациядә Татарстаннан «IGT Club» һәм «UММ1» командалары җиңде. ИТ белгечләр халыкның финанс грамоталыгын яхшырту өчен кушымталар һәм юл эшләрен оптимизацияләү сервисын эшләделәр. 

Шулай ук "Цифрлы алгарыш" финалы дөньядагы иң зур хакатон булды. Гиннес рекордлар китабы экспертлары тиешле бәяләмә дә бирделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.