Татарстан Президенты Марк Захаров вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

28.09.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СССР Халык артисты Марк Захаров вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты. Рөстәм Миңнеханов аның кызы Россия Халык артисты Александра Захаровга телеграмма юллады. 

"Хөрмәтле Александра Марковна! Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үземнән атагыз, Россия мәдәниятенең атаклы эшлеклесе Марк Анатольевич Захаров вафат булуы сәбәпле кайгыгызны уртаклашам. 

Марк Анатольевичның ватаныбыз театры һәм кино үсешенә керткән күпкырлы өлешен бәяләп бетереп булмый. Аның гаять олы, үзенчәлекле таланты, энергиясе, креативлыгы "Ленком"ны чыннан да легендар итте, аның онытылмаслык һәм кабатланмас нәфис фильмнары нигезенә салынды, безнең тамашачыларга күпме искиткеч актерлар исемнәрен ачты. 

Марк Захаров кебек шундый олы кешенең китүе - Россия мәдәнияте, аның искиткеч, кабатланмас иҗатын яратучы һәм сокланучы миллионлаган россиялеләр өчен бик зур, кире кайтармаслык югалту. Чын күңелдән Сезнең һәм театрдагы коллегаларыгыз кайгысын уртаклашабыз. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов"


ТР Президенты Матбугат хезмәте.