Рөстәм Миңнеханов: Цифрлы эфир телевидениесенә күчү – илебез өчен мөһим казаныш

28.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең цифрлы эфир телевидениесенә бөтенләй күчүенә багышланган тантанада катнашты. Бу тантана «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында узды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасында һәм тагын илнең 20 төбәгендә федераль телеканалларның аналог телетапшырулары 14 октябрьдә туктатылычак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эфир тапшыруларының цифрлы форматка күчүләре – 10 ел элек гамәлгә ашырыла башлаган масштаблы федераль программа нәтиҗәсе. «Бу гаять зур казаныш. Моңарчы халыкның 25%ы бары тик 2 каналны гына карый ала иде. Хәзер илнең һәр почмагында    цифрлы эфир телевидениесенең 20 түләүсез каналын карау мөмкин булачак. Бу кешеләрнең телевидениегә булган мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртәчәк», - диде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстанда барлык кешеләргә дә әлеге үзгәрешләр турында мәгълүмат барып җитсен өчен махсус программа эшләнгән. Үткән елның декабреннән цифрлы телевидение халыкның 99,3%ына мөмкин була башладган. «Цифрга» тагын 25 мең йорт хуҗалыгын гына күчерәсе калган иде. Якындагы 2 атнада бу эш төгәлләнергә тиеш.   

Рөстәм Миңнеханов волонтёрларга аерым рәхмәтен белдерде.

Аннары 3 мең волонтер катнашында яктылык шоу-флешмобы булды. Алар цифрлы эфир телевидениесе символы – күбәләк рәвешендә төзелделәр, һәм яктылык беләзекләре ярдәмендә тамаша куйдылар. Рөстәм Миңнеханов та флешмобта катнашучыларга кушылды.  

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, телевидение элеккегечә үк кешеләр тормышында мөһим урын алып тора.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.