Рөстәм Миңнеханов эре Кытай инвестицион компаниясенә нигез салучы белән очрашты

28.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Golden Brick Capital Management Limited һәм China Environmental Energy Holdings, Ltd. инвестицион компаниясенә нигез салучы Билли Нгок белән очрашты. Очрашуда Red Star спорт-күңел ачу төркеменең өлкән вице-президенты һәм генераль менеджеры Скотти Макферсон да катнашты. 

Билли Нгок – Пекиннан «Куньлунь Ред Стар» хоккей клубы иясе. 2016 елда бирле бу Кытай командасы КХЛда чыгыш ясый. Бүген «Куньлунь Ред Стар» Казанда «Ак Барс» белән уйнаячак. 

Очрашуда катнашучылар Кытай инвестицион компаниясе белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак прорктларны гамәлгә ашыру перспективалары да каралды.   

Спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре аерым кузгатылды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хоккей буенча Кытай җыелма командасы беренче мәртәбә 2022 елгы Пекиндагы Кышкы Олимпия уеннарында катнашачак. Рөстәм Миңнеханов яшь хоккейчыларны җирле спортчылардан тәҗрибә алу өчен Татарстанга җибәрергә тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.