Казанга «Газпром» ГАҖ Идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде

14.10.2019

Татарстанга «Газпром» ГАҖ Идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде. 

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин каршы алды. 

Иртәгә, 15 октябрьдә, Виталий Маркелов һәм Рөстәм Миңнеханов Иннополиска барачаклар, анда «Газпром» ГАҖ белән Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмә узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.