Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды

16.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды.  

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, алдагы утырышы быел 23 апрельдә узган иде, бүген Инвестсовет хуплаган проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышырга кирәк булачак.

Казанда медицина реабилитациясе үзәген төзү проекты («ПремиумСтрой» ҖЧҖ, Мәскәү), «Татарстан Республикасы дәвалау-профилактика учреждениеләренә медицина кислородын бирү һәм саклау системаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү» проекты («Эр Ликид» ҖЧҖ, Мәскәү) әле дә төрле инстанцияләрдә килештерү этаплары узалар.

Рөстәм Миңнеханов проектларга ярдәм күрсәтергә, инвесторлар белән эшне тизләтергә кушты, аеруча документацияне килештерү өлешендә. Аның сүзләренчә, инвесторлар белән эшләү төбәктәге инвестицион климат формалашуда да чагыла. 

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Инвестицион советы тарафыннан карарлар кабул иткәндә һәм норматив хокукый актларга үзгәрешләр керткәндә читтән торып тавыш бирү (сораштыру юлы белән) уздыру тәртибе турында нигезләмә расларга тәкъдим итте.  

Аннары 2 яңа инвестицион проект каралды.

Тулы цикллы киностудия булдыру проектын «Кей Ди Студиос» киностудиясенә нигез салучы Евгений Мелентьев (Мәскәү) тәкъдим итте. Компания 2012 елда төзелгән.

Ул проектка инвестицияләр суммасын, проектның файдага эшли башлау срогын (6-7 ел) атады, яңа югары технологияле эш урыннары булдырылачагы һәм проектка креатив яшьләр җәлеп ителәчәге турында сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов бу проектны гамәлгә ашыруны хуплады.  

Аннары «Органик калдыкларны эшкәртү комплексы төзү» проекты каралды, «Эвобиос» Санкт-Петербург компаниясе. Проект экологик һәм компактлы биоэнергетик комплекслар төзүне күз алдында тота.

Компаниянең Директорлар советы рәисе Александр Подсекин хәбәр иткәнчә, органик калдыкларны эшкәртү комплекслары Ленинград өлкәсенең АСК предприятиеләрендә урнаштырылган инде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проект кызыклы һәм ул бу проект буенча куратор итеп Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгын билгеләде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын кертеп, «Эвобиос» компаниясенең проектын өйрәнү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте.  

Инвестицион совет тагын, торглар уздырмыйча гына, җир кишәрлекләрен арендага бирүгә кагылышлы 4 проект карады  Шул исәптән Казанның Совет районындагы Губкин урамында җир асты парковкасы белән күп фатирлы торак йорт төзү проекты («Комосстрой Холдинг» компаниясе «ГХМ» ТКның проблемалы күп фатирлы йортын төзеп бетереп килә), «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы» сәнәгать паркын үстерү (Ozon логистик үзәген кору), Саба битсәсендә «Саба» индустриаль паркын булдыру, шулай ук Казан территориясендә урогинекологик юнәлешле югары технологияле  медицина үзәген (Нуриевлар клиникасы) булдыру. Тагын өлеш кертеп фатир алалмый торучыларга торак йорт төзү өчен «Ак Таш» компаниясенә җир кишәрлеге бирү (Нокса авышлыгы, Казан) хупланды.