Алексей Песошин Кытайга килде

14.10.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайга килде. Килүенең төп максаты – “Бер пояс - бер юл” инициативасы кысаларында тугандаш өлкәләр һәм тугандаш шәһәрләр башлыкларының Халыкара форумында катнашу.  

Форум Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге елы кысаларында оештырылган. Сәүдә-икътисади, авыл хуҗалыгы, медицина, мәдәният, туризм, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү буенча кайбер презентация чаралары каралган.

Алексей Песошин шулай ук Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли әфәнде белән очрашуны планлаштыра.


ТР Президенты матбугат хезмәте