«Ел җитәкчесе - 2019» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты

24.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты.   

Гамәл «Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы башланганчы уздырылды.  

Бу гамәл «Минем белән бергә хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бирле бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла. Искәртәбез, 2018 елда Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу гамәлдә катнашкан иде. Үткән ел проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Бүген «Пирамида» КСКда Рөстәм Миңнеханов Чистайдан 14 яшьлек Айгөл Хәйруллинаның теләк шарын чыршыдан алды. Айгөл «Ак Барс» хоккей командасы матчында булырга һәм хоккейчылар белән аралашырга тели икән.  

Искәртәбез бүген иртән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  сессиясе башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов чыршыдан унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасын алган булып чыкты. Әмирханның Яңа елда теләге – апасы белән чын вертолетта очу икән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.