Рөстәм Миңнеханов калдыкларны термик зарарсызландыру заводы проекты турында: Без, республикада экологик фон үзгәрмәячәк, дип гарантия бирәбез

24.12.2019

Ел саен Татарстанда 1,6 млн тонна чүп-чар барлыкка килә. Мондый күләмнәрдәге каты калдыклар аларны утильләштерү проблемаларын хәл итүнең яңа рәвешләренә күчүне таләп итә. Сүз заманча технологияләрнең экологик иминлекнең барлык таләпләренә дә туры килергә тиешлеге турында бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, полигоннарда калдыкларны туплау чүп-чар мәсьәләсен хәл итә алмый. «Сортларга аеруны үстерергә кирәк. Сортларга аеруның бүгенге системасы хәтта полимерларны да үз сыйфатлары буенча аерырга мөмкинлек бирә. Әмма безнең һәрберебез сортларга аеруга үзен күнектерергә тиеш. Кызганычка каршы, хәтта Европа илләрендә дә моңа 15 ел вакыт кирәк булган», - диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, калдыкларны термик зарарсызландыру заводын төзү – бөтен дөньяга мәгълүм практика. «Баштан ук формулировка дөрес булмаган. Сүз бит калдыкларны яндыру турында түгел, ә аларны термик зарарсызландыру турында бара. Финляндиядә 20 ел элек чүп-чарның 60% ы полигоннарга киткән. Бүген алар бу күрсәткечне 1%ка кадәр китметкәннәр. Бүген Финляндия – экологик яктан иң чиста илләрнең берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мондый завод халыкара экспертизадан башка төзелә башламаячак. «Технологияләр хәзер бик алга киткән бит. Без заводны иң заманча технологияләр буенча төзергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре дә әйләнә-тирә мохиткә экологик йөкләнешне киметү өчен үзләрендә бу алымны кулланалар.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, ул кайбер татарстанлыларның борчылуларын аңлый, һәм яңа комплекс республикадагы экологик фонны үзгәртмәячәк дип өметләндерде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, фильтрларны тикшереп тору реаль вакыт режимында махсус датчиклар ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, ул заводны төзүгә каршы булган экоактивистлар позициясен дә игътибарсыз калдырмаган. «Без әле бу завод буенча соңгы карарыбызны кабул итмәгән. Абруйлы халыкара экспертиза уздырылуга – мин алар белән очрашачакмын һәм бөтен сорауларына да җавап бирәчәкмен. Тагын бер кат кабатлыйм, бу проект зарарга түгел, киресенчә, республикабыз файдасына эшләячәк. Бу завод чүп-чарны юк итү проблемасын хәл итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.