Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел гамәлендә катнашты

24.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан уздырылучы «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты, чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан башланып китте. Гамәлгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар да кушылды. Алар чыршыда эленгән берәр шарны сайлап алдылар.

Рөстәм Миңнеханов унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасын алган булып чыкты. Әмирханның Яңа елда теләге – апасы белән чын вертолетта очу икән.

Минтимер Шәймиев унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның ноутбук турындагы хыялын тормышка ашырачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шардан җиде яшьлек Әмир Фәйзерахманов теләген тапты. Әмирнең тимер юл буйлап поездда йөрисе килә икән.

Кичен «Теләкләр чыршысы» «Ел җитәкчесе» иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында да дәвам итәчәк.

Бу гамәл «Минем белән бергә хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бирле бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла. Искәртәбез, 2018 елда Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу гамәлдә катнашкан иде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте.