Соңгы елларда Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга инвестицияләр кертергә ярдәм итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов узып баручы елга йомгак ясады, быел республика икътисадның уңай үсешен саклап калды, дип белдерде. 2018 елда 40 программа гамәлгә ашырылды, аларга 40 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Моннан тыш, Татарстанның юллар хуҗалыгына 35 млрд сумнан артык акча җибәрелде.
«Соңгы елларда Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга инвестицияләр кертергә ярдәм итә. Бу –балалар бакчаларын, мәктәпләрне, поликлиникаларны һәм башка объектларны ремонтлау. Киләсе елда 50 республика программасы гамәлгә ашырылачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Иң зур программа «Безнең ишегалды» - ул өч елга исәпләнгән, 6675 ишегалдына ремонт ясалачак. Моңа 50 млрд сум акча җибәрелде. «Без гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту турында сөйлибез. Республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт дәвам итә, җәмәгать киңлекләре үстерелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, мондый эшләр исемлегенә юлларны, тротуарларны, тышкы яктырту чараларын ремонтлау, балалар өчен җайланмалар урнаштыру, эскәмияләр, чүп савытлары кую, шулай ук өлешчә яшелләндерү керә. Шунда яшәүчеләр өстәмә эшләр башкаруны таләп итсәләр, алар бу эшләрне оештыруда катнаша алалар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында зур чаралар планлаштырыла.