Бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Президиум көн тәртибенә утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентчылар анда 23 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде. Тәкъдим ителгән 12 республика законы проекты арасыннан унысы – беренче, икесе икенче утырышта каралачак. Нәтиҗәдә,алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алтынчы утырышының көн тәртибендә кырык мәсьәлә.
Утырышта өч укылышта "2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Республика бюджетына өстәмә кергән 5,8 млрд. сум юллар төзелешенә һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә.
Шулай ук бүген «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Аннары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына яңа әгъзалар расланды. Барлыгы 28 кандидатура тәкъдим ителгән булган, аларның 20се расланды.
Утырышның көн тәртибендә «Тәмәкесез никотинлы продукцияне, никотин кертү электрон системаларын балигъ булмаганнарга сатуны тыю турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты бар иде. Депутатларга ата-аналардан мөрәҗәгатьләр күп булган.
Тулырак мәгълүмат ТР Дәүләт Советы сайтында.