Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы итеп сайланган Илсур Метшинга вазыйфа тамгасы тапшырды

22.09.2025

Бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә Илсур Метшин Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы, Татарстан башкаласы мэры итеп сайланды.

Илсур Метшин депутатларга һәм сайлаучыларга бер атна элек бердәм фикер белдерүләре өчен рәхмәт белдергән иде.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

"Беренчедән, сезнең исемегездәг дә, хөрмәтле депутатлар, сайлаучыларыбызга моннан бер атна элек, безнең өчен тавыш биреп, башкалабыз үсеше хакына аларның мәнфәгатьләрен якларга кушып, бердәм фикер белдергәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Казан шәһәре мэры постына минем кандидатурамны күрсәткәне өчен рәхмәт», – диде Илсур Метшин.

Беренче тапкыр кандидатларны алдан комиссия сайлап алды, ә дәгъвачыларның соңгы исемлеген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады. Аңа «Яңа кешеләр» партиясе әгъзасы - Роза Гайнетдинова, шулай ук КПРФ әгъзасы Александр Комисаровкергән. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры вазыйфасына Илсур Метшин кандидатурасын күрсәтү турындагы карар «Бердәм Россия» бөтенроссия партиясе фракциясеннән кабул ителгән. Илсур Метшин Казан мэры антын кабул итте.

Аннары аңа вазыйфа тамгасын Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.

Ул Илсур Метшинны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үзеннән вазыйфага керешүе белән котлады. "Илсур Метшин – үз алдына һәм командасы алдына иң амбициоз бурычлар куярга сәләтле җитәкче, һәм иң мөһиме - аларны тормышка ашырырга сәләтле, - дип ассызыклады Әсгать Сәфәров. - Илсур Рәис улы җитәкчелегендәге «Бердәм Россия»дән депутатлыкка кандидатлар исемлегендә ышанычлы җиңү казанлылар тарафыннан аңа ышанычның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

Казан шәһәре Думасы депутатлар корпусына бүген мэр өчен тавыш бирүдә ярдәм күрсәтүнең югары дәрәҗәсе киләчәктә дә шәһәрнең уңышлы үсешенә нигез булып тора. Әлбәттә, Казан казанышларында Илсур Метшин җитәкчелегендәге башкала җитәкчелегенең өлеше зур».

Әсгать Сәфәров шулай ук билгеләп үткәнчә: Метшин командасының уңышының сере – көндәлек тырыш хезмәттә һәм халык белән ышанычлы әңгәмәдә, өстенлекле бурычларны дөрес билгеләүдә һәм барлык инстанцияләрдә шәһәр халкының мәнфәгатьләрен ышандырырлык яклауда.

"Хөрмәтле Илсур Рәис улы, сезне тагын бер кабат муниципаль берәмлек башлыгы – Казан шәһәре мэры вазыйфасына яңа вәкаләт срогына керешүегез белән котлыйм. Сезгә, барлык казанлыларга алга таба да - уңышлар һәм башкалабызга чәчәк атуын телим», - диде Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе. Төгәлрәк Казан мэриясе сайтында - https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/ilsura-metshina-pereizbrali-glavoy-munitsipalnogo-obrazovaniya-kazani/


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары кулланылды.