Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда сайлаулар уңышлы узды. Аларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 21315 әгъзасы, шулай ук 13862 күзәтүче тәэмин итте. Республика халкы барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә җирле советларга үз вәкилләрен сайлаган - бу 7,5 мең депутат. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов сайлаучыларга активлыклары һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
«Килү югары булды, һәм бу кешеләрнең битараф булмавын күрсәтә, - диде ул. - Сайлау комиссияләре әгъзалары һәм сайлауларны оештыруда һәм уздыруда, шул исәптән җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә катнашучыларның барысы да зур эшләр башкарды. Барлык хезмәтләр дә җәлеп ителде".
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә, республика Рәисе вазыйфасына керешкәннән соң, ул, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килешү буенча, Татарстан Премьер-министры вазыйфасына Алексей Валерьевич Песошинны билгеләде, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасарлары кандидатуралары каралды һәм расланды.
"Якын арада республикада Хөкүмәтнең тулы составы формалаштырылачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Рәисе хәбәр иткәнчә, бу атнада алтынчы мәртәбә Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы узды. Чарада 300дән артык компания катнашты, 72 илдән вәкилләр бар иде.
"Форум кысаларында 180 секция һәм мастер-класслар уздырылды, 100 дән артык килешү имзаланды. Елдан-ел форум программасы баеый бара, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Форумның оештыру комитеты рәисе, Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев ике көн буена форум программасы буенча тыгыз эшләде. Бу мәйданчык федераль статус алды".
Аннары Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә: иртәгә илдә Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. "Урманнар республикада барлык мәйданның 17,4%ын били, - диде ул. - Урман - безнең байлыгыбыз, һәм республика урман тармагына һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урман массивын законсыз кисүдән саклау мөһим».
Без җылы бирү сезоны башлануга якынлаштык, дип дәвам итте Татарстан Рәисе, салкыннар башлану белән җылыны вакытында җибәрергә әзер булу мөһим. Ул хәбәр иткәнчә, социаль объектларны көзге-кышкы чорга әзерләү эшләре тәмамланган, 99%ы әзерлек паспорты алган.
"Муниципалитетлар башлыкларына, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм - барлык эшләр вакытында тәмамланырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.