Бүген Малайзиянең Югары Хакиме Галиҗәнап Солтан Ибраһим Татарстанның Спас районындагы Болгар шәһәрендә булды.
Мөхтәрәм кунакны ипи-тоз һәм татар милли ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатуында кунак Болгарны карады, музейда булды, аның тарихы һәм биредә урнашкан истәлекле урыннары белән танышты.
Галиҗәнап Солтан Ибраһимга 1103 ел элек бу урында Идел буе Болгары тарафыннан ислам дине кабул ителүе турында сөйләделәр.
Солтан Ибраһимга дөньядагы иң зур басма Коръән аеруча тәэсир итте.
Искәртәбез, бүген Болгар шәһәренә Солтан Ибраһим Идел буйлап А145 тизйөрешле пассажир судносында килде, ул Горький ис. Зеленодольск суднолар төзү заводында җитештерелә.
Солтанлык Хакименә тизйөрешле пассажир судносының өстенлекләрен күрсәттеләр.