Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән очрашты.
Очрашуда урман хуҗалыгы үсеше мәсьәләләре, янгыннарны булдырмау, урманны торгызу буенча уртак эшләр турында сөйләштеләр.
Искәртик, Казанга визиты кысаларында Сергей Аноприенко Татарстан Республикасы Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегияләренең уртак киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашачак һәм Саба районында урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышачак.