Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

13.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «Тататарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.  

Тантана Татарстан Президенты Казан-Богородицкий монастыренда булганда узды.

Бүләк «миллләтара һәм диниара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, рухи мирасны саклап калуга керткән зур өлеше өчен» бирелә.

Митрополит Феофан билгеләп үткәнчә, бүләк миллләтара һәм диниара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда тыгыз хезмәттәшлекне таныклау булып тора. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы дәүләт бүләге - «Тататарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2019 елның 12 октябрендәге Указы (№ПУ-260) белән расланган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.