Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Собраниесенә еллык юлламасын игълан итү тантанасында катнашты

15.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Собраниесенә еллык юлламасын игълан итүдә катнаша.

Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Собраниесенә еллык юлламасын игълан итү «Манеж» үзәк күргәзмә залында уза.

Тантанада 1,3 мең кеше катнаша, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы вкилләре, Конституция һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының закон чыгару собраниеләре рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре. 

Чараны чагылдыру өчен  900ләп Россия һәм чит илләр журналистлары аккредитацияләнәгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.