Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегияләренең уртак киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты. Утырыш эшендә шулай ук Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко да катнашты.
Коллегия алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук Рослесхоз башлыгы Татарстанның экологик иминлек өлкәсен цифрлаштыру тәҗрибәсе белән танышты. Серей Аноприенко сүзләренчә, Россиядә урман хуҗалыгын цифрлаштыруга аеруча күп игътибар бирелә, һәм Татарстан тәҗрибәсе бөтен илгә дә файдалы булачак.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чыгышында хәбәр иткәнчә, хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча максатчан чараларына бөтен дәрәҗәдәге бюджетлардан 9 миллиардан артык сум юнәлтелгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан ИФОнда беренче урында. Республика предприятиеләре дә өлеш кертте: табигый ресусрларны фадалану һәм әйләнә-тирә мохтикә тискәре тәэсир өчен бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләр 870 млн сумнан артып китте.
"Идене сәламәтлдәндерү" федераль проектында катнашу республика өчен 2019 елда иң капитал сыйдырышлы булды. Региональ программа буенча 2024 елга кадәр 22 чистарту корылмаларын төзү һәм төзекләндерү карала. 8 чистарту корылмаларында ТР Төзелеш министрлыгы белән бергә 1,6 млрд сумга эшләр алып барыла. Объектларда эшләрне 2020 елда тәмамлау планлаштырыла. Республиканың иң эре предприятиеләренең чистарту корылмаларын төзекләндерү һәм төзүгә керткән өлешләре соңгы елларда 5 миллиард сумнан артты.
Законсыз чүплекләрне бетерү эшләре дәвам ителә. Узган елда 1,6 меңнән артык шундый чүплек табылды.
6 мең тикшерү нәтиҗәләре буенча 5,6 меңгә якын табигатьне саклау законнарын бозу туктатылды. 29 җинаять эше ачылды, 80 млн сумнан артык административ штраф билгеләнде.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән 2019 елда ведомство учреждениеләренең урман культурасы, урман янгыннарын сүндерү һәм урман әзерләү техникалары парклары күпкә яңартылды. Барлыгы 151 берәмлек техника һәм 194 берәмлек җиһаз алынды.
Министр сүзләренчә, 2020 елдан өчя ел дәвамында республикада урманчылыклар һәм урман хуҗалыкларының административ биналарын этаплап төзекләндерү эшләрен уздыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әйләнә-тирә мохтине саклау һәм урман комплексын үстерү халык тормышы сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Ул ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин карарлары ярдәмендә республикада илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән "Экология" илкүләм проекты да.
ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстан - сәнәгате үскән регион һәм техноген йөкләнеше зур. "Безнеэ эре предприятиеләрнед экологик җаваплыгын ассызыклыйсым килә. Алар арасында - “Татнефть”, “Таиф”, “КАМАЗ”, “Газпром трансгаз Казан”, “Транснефть-Прикамье”. Алар табигатьне саклау чараларына актив җәлеп ителә һәм алар бу максатка зур күләмдә акчалар юнәлтә", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук калдыкларны термик зарарсызландыру заводы темасына да кагылды. Аның сүзләренчә, каты коммуналь калдыклар күләмнәре арту чүпләне утилизацияләүнең яңа механизмнарын таләп итә. "Дөньяда әлегә башка алым юк. Кешеләр моңа төрлечә карый, кайберәүләрне әлеге проект шомландыра. Бүген безнең кирәкле проект документлары бар, без дәүләт экспертизасын уздык. Әмма, алдан әйтелгәнчә, башта немец белгечләре катнашында ирекле халыкара экспертиза үткәреләчәк. Без гражданнарга экологиядә үзгәрешләр булмавын аңлатырга тиеш", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук министрлыкларны файдалы казылмаларны ччыгаруда лицензияләү мәсъәләсенә игътибарлы булырга өндәде.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә республикадагы автомобильләр юллары кырыендагы саклаучы урманнар торышына игътибар итәргә йөкләде. "Кайбер урыннарда урман полосалары ямьсез, республикабызга бер дә килешми. Юл хуҗалыгы белән программа эшләргә, кайда урманны яңартырга, ә кайда утыртырга кирәклеген ачыклагыз. Утыртырга агачлар бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты муниципаль берәмлекләр, урманчылар, МЧС хезмәткәрләренең урманнарда янгыннарны булдырмау өлкәсендге эшләрен мактады.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов урманчыларга хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карауларын сорады.