Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда быел август аенда Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре Уеннарын әзерләү һәм үткәрүгә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Россия спорт министры Павел Колобков катнашты.
Татарстан спорт министры Владимир Леонов киңәшмәдә искәрткәнчә, 2019 елның 25 октяберендә БДБ илләре башлыклары Советы тарафыннан әлеге уеннары уздыру турында карар кабул ителде. БДБ илләре Уеннары Казанда 2020 елның 20-27 августында уздыру планлаштырыла.
Россиядән тыш ярышларда Әзербайҗан, Армения, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина илләре катнаша - барлыгы 11 ил.
Ярышлар 21 спорт төре буенча үткәрелә - баскетбол, бокс, волейбол, өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, спорт көрәше, самбо һәм башкалар.
Ярышларда 2500гә якын спортчы, бер меңгә якын рәсми затлар катнашуы көтелә. Уеннарда 230га якын медальләр комплекты уйнатыла.
Казанда Уеннар 13 спорт мәйданында уза, шул исәптән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең 7 объекты. Уеннарны ачу һәм ябу чаралары "Баскет-холл"да уздырылачак. Спортчыларны Универсиада авылында урнаштыралар.
Уеннар кысаларында эшлекле программа да була. "БДБ - спорт территориясе" форумы, Бәйзсез дәүләтләр берелеге спорт министрылары Советы утырышын уздыру каралган. Шулай ук 21-23 августта Казанда VI Бөтенроссия милли һәм олимпия булмаган спорт төрләре фестивале узыдырлачак.
БДБ илләре Уеннары логотибы әле ясала гына, дип хәбәр ителде утырышта. Рөстәм Миңнеханов Уеннарда катнашучы илләрне җәлеп итеп, логотип конкурсын игълан итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бу зур халыкара чара һәм аны лаеклы уздырырга кирәк.
Утырышта шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.