Короновируска бәйле илдәге вәзыять сәбәпле волейбол буенча хатын-кызлар арасында Россия чемпонаты алдан тәмамланды. Регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча "Динамо-Казан" клубы иң яхшысы дип танылган. Бүген Казан клубын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүләре белән котлады. Телеграмма ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәровка, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов һәм команда капитаны Евгения Старцевага юлланган.
"Хөрмәтле Евгения Александровна! Хөрмәтле Ришат Сираҗетдин улы, Әсгать Әхмәт улы! Хөрмәтле спортчылар! "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубының бөтен коллективын 2020 елда Россия чемпионнары исеме яулавыгыз белән котлыйм - клуб тарихында алтынчы шундый трофей!
Сезон барышында сез күрсәткән югары дәрәҗәдәге уен осталыгы, җиңүгә омтылыш, командада бердәм уйнау, һәр уенга җитди әзерләнү сезне янә җиңүгә китерде. Кызганыч, Суперлига илдә коронавирус таралу аркасында алдан тәмамланды һәм волейбол җанатарлары плей-оффның иң кызык, истә калырлык уеннарын күрә алмыйлар, шулай да чемпион исемеп - бөтен сезон дәвамында зур хезмәт нәтиҗәсе. - диелгән телеграммада. - ТАССР йөз еллыгында Татарстан волейболының җиңү традицияләрен ныгытуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә яңа казанышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек, куәт һәм оптимизм телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!"