Рөстәм Миңнеханов ялгыз гражданнарга ашамлык һәм дарулар китереп тору эшен оештыру белән танышты

29.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ялгыз гражданнарга ашамлык һәм дарулар китереп тору эшен оештыру буенча   Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оешкан «Без булышабыз» шылтырату үзәгендә булды.

Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, шылтырату үзәге көн саен 8:00дән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Телефон номеры - 8(843) 598-3-598. Шылтыратулар муниципаль районнарда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә күчерелә, алар заявкаларны тиешенчә бүләләр. Өч сәгать саен урыннарда социаль хезмәткәрләр төркемнәре оештырыла, алар гражданнарга ашамлык һәм дарулар китерү белән шөгыльләнә. Бүгенгә «кайнар линиягә» 200дән артык кеше шылтыраткан.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада тагын «Мәрхәмәтле күршеләр» гамәле эшли башлаган, алар өлкән яшьтәгеләргә һәм карантин чорында ярдәмгә мохтаҗларга булышачаклар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, өлкәннәргә мөмкин кадәр зур игътибар бирергә кирәк. «Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив рәвештә эшкәртелерлек итеп оештырылырга тиеш эш. Өлкәннәребезне сакларга кирәк», - диде ТР Президенты

Аннары Рөстәм Миңнеханов шылтырату үзәк эшендә катнашты һәм пенсионер хатын-кыз шылтыратуына җавап бирде. Бу пенсионер продуктлар китерергә сорады. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, кирәкле ярдәм һичшиксез күрсәтеләчәк. «Без бу эшне оператив оештыру өчен махсус шылтырату үзәге булдырдык. Коронавирус белән вәзгыять бер узачак, бераз сабыр булыйк», - диде ул.

Шуннан соң Татарстан Президенты Гомумроссия халык фронты штабында булды һәм ихтыярыйлар белән очрашты. Яшьләр шулай ук өлкәннәргә һәм ялгызларга булышалар, продуктлар һәм медикаментлар китереп торалар. Телефоннары - 8(800)-200-3411.

#МыВместе бөтенроссия үзара ярдәмләшү гамәле кысаларында республикада  3 мең 276 кешедән торган ихтыярыйлар командасы эшли.

Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйларга мондый мөһим эшләре өчен рәхмәт әйтте. «Битараф булмаган, җаваплы кешеләрнең мондый ихлас ярдәме  мөһим һәм бәһасез. Бүген исә бигрәк тә», - диде ул.

Татарстан Президенты ихтыярыйлар хәрәкәте мөмкинлекләре турында  халыкка җиткерергә кушты. «Беренче чиратта безгә өлкәннәргә булышырга кирәк. Урамга чыгып йөрмәсеннәр өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк», - дип белдерде ТР Президенты.

Тагын Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйларга мөмкин кадәр үз иминлекләрен кайгыртырга өндәде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.