Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ICL компанияләр төркеме эшчәнлеге һәм "Иннополис" махсус икътисадый зонаның Лаеш районында үсеше мәсьәләләренә багфшланган киңәшмә уздырды. Чара ICL технопаркында үтте.
ICL компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Виктор Дьячков хәбәр иткәнчә, бүген ICL ИТ өлкәсендә күп төрле хезмәт күрсәтә. Компаниядә өч меңнән артык хезмәткәр эшли. Россия һәм чит илләрдән заказ бирүчеләр саны 500дән артык. 2019 елда акчалата керем - 11,6 млрд сум. Узган елдагыдан 18 процентка артык.
"2017 елда ICLны РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Мәскәү биржасының инновацияләр һәм инвестицияләрнең ачык базарына чыгу өчен сайлады, - диде Виктор Дьячков. - 2018 елда ICL РФ Икътисадый үсеш министрлыгының "Илкүләм чемпионнар" өстенлекле проектында җиңүчеләр арасында иде".
ул хәбәр иткәнчә, сатулар өлешендә үзләре җитештергән җиһазлар өчеше бары 20 %. Калганы - хезмәт күрсәтү: ИТ-аутсорсинг, консалтинг, программа белән тәэмин итү, интеграция системасы, инженер системаларын проектлау һәм булдыру.
Шулай ук Виктор Дьячков компаниянең илкүләм проектларда катнашуы турында сөйләде. "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында 11 меңнән артык җиһаз җитештерелгән, "Мәгариф" илкүләм потекты буенча 5 меңнән артык җиһаз.
Алга таба компания Казан шәһәре территориясендә яңа технопарк ачуны планлаштыра.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ICL - республикабыз ИТ-секторының алдынгы компанияләренең берсе. Аның сүзләренчә, республикада алга таба да компаниягә ярдәм итәчәкләр.
"Иннополис" МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов Лаеш районы территориясендә махсус икътисадый зонаны үстерү планнары турында хәбәр итте. "Казан" халыкара аэропорты һәм торакларның якын булуын исәпкә алып, производство һәм логистика комплексларын ачу перспектив дип санала.
"Безнең исемлектә инвестицияләр күләме 3 млрд сум булган 7 компания бар, алар әлеге мәйданчыкта эшләргә әзер", - диде Ренат Хәлимов.
Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" МИЗның Лаеш мәйданында мөмкинлекләре зур икәнен билгеләде.