Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда бизнеска ярдәм итүгә бәйле чаралар уздырылачак

29.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Кыстыбый» тиз туклану ресторанында булды, анда эш режимы тулысынча ризыкны алып китүгә корылган.   

Ресторан вәкилләре хәбәр иткәнчә, 3-4 көн эчендә ризыкны сораган кешесенә китереп җиткерү системасы җайга салынган. Рөстәм Миңнеханов эшне оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте, шулай ук аларга башка җәмәгать туклануы оешмалары белән дә бу тәҗрибә белән уртакалашуларын тәкъдим итте. 

Татарстан Президентына шулай ук эшкуарлар өчен укыту онлайн-семинары уздыру турында да сөйләделәр. Бизнес вәкилләре белән конференция кысаларында туклану товарларын һәм продуктларын сораган җиргә онлайн-илтеп җиткерү мәсьәләләре турында фикер алышалар. Трансляциягә меңнән артык кеше кушыла.   

Рөстәм Миңнеханов семинарда катнашучыларны сәламләде һәм бизнеска ярдәм буенча берничә чара турында хәбәр итте. «Бүген без юнәлешне үзгәртергә мәҗбүр вәзгыятьтәбез. Бу хәлләр безгә багланышларны мөмкин кадәр киметүне таләп итә. Әмма алдынгы тәҗрибә турында башкаларга да җиткерү мөһим. Икътисад министрлыгы бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк. Өч атна эчендә без бизнеска ярдәм буенча күптөрле чаралар уздырачакбыз. Бәлки, илтеп җиткерү буенча чыгымнарның бер өлешен дәүләт үз өстенә алыр. Бу катлаулы заманда без бергәләшеп бу хәлләрне җиңеп чыгарбаз, дип ышанам», - диде ТР Президенты.

Искәртәбез, моңарчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына бизнес өчен семинарлар оештырырга кушкан иде. Эшкуарларны продуктларны илтеп тапшыру режимында эшләргә өйрәтәчәкләр. Мондый алым кафе һәм рестораннарга эш урыннарын да сакларга мөмкинлек бирәчәк.

«Безгә, беренчедән, кешеләр азык-төлек алу мөмкинлегеннән мәхрүм калмасыннар һәм өйләренә ашамлыклар китертә алсыннар өчен шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен эшкуарларны курьерлар челтәре системасының ничек эшләвенә өйрәтергә кирәк. Икенчедән, вакытлыча мондый форматка күчү кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлеген туктатмаска да ярдәм булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президентына шулай ук барлык республика җәмәгать туклануы предприятиеләрен берләштерерлек махсус интернет-портал булдыруны тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады.

Бүген тагын Татарстан Президенты «Макдональдс» рестораны эше белән танышты. Бу челтәр вәкилләре хезмәткәрләрнең һәм сатып алучыларның иминлеген тәэмин итү чаралары турында сөйләделәр.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.