Рөстәм Миңнеханов вакытлыча госпиталь итеп җиһазландырылган Республика клиник хастаханәсенең Травмалар үзәгендә булды

08.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең Травмалар үзәгендә булды. Апрель ае башында травмалар пункты нигезендә коронавирус инфекциясе ихтмалы булган пациентлар өчен вакытлыча госпиталь оештырылды. 

Рөстәм Миңнеханов кабул итү-диагностикалау бүлеген, реанимация һәм тормышны тәэмин итү бүлекләрен карады. Медучреждение 200 урынга исәпләнгән, аларның 20се реанимация өчен әзерләнгән. 70ләп урынга кислород бирү нокталары бар, шул исәптән 20 урында үпкәне ясалма җилләтү җиһазлары бар. Барлыгы туксанлап үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары белән тәэмин итү мөмкинлеге бар. 

"Тулысынча әзер булуыбыз мөһим. Техник тәэмин ителеш тә, табиблар да, шәфкать туташлары, санитарлар да. Кирәк булган очракта тиз арада кешеләргә ярдәм бирерлек булсын", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов медик хезмәткәрләр белән аралашты. Госпитальдә алмаш эшләү өчен 15 бригада оештырылды. Бригадалар дүрт сәгать сапен алышачак. Госпиталь коронавирус белән төрле дәрәҗәдә авыручыларны кабул итә алачак. 

"Медикларга зур җаваплылык бу. Бүген илебез Владимир Владимирович Путин әһәмиятле карар турында хәбәр итте - табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә өстәмә түләүләр карала. Аларның халкыбыз сәламәтлеге өчен ничек фидакарь көрәшүләренә без бөтенебез сокланып карыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев