Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы элемтә компанияләре – операторлары вәкилләре белән очрашты

09.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы элемтә компанияләре – операторлары вәкилләре белән очрашты.

Очрашу гадәттәгечә видеоконференция режимында узды.   

Бүгенгә Татарстанда 9 элемтә операторы интернет хезмәт күрсәтә. 1 миллионга якын өйдәге интернет абоненты исәпләнә.

«Төп тема – ышанычлы элемтәне ничек тәэмин итәргә, - диде Рөстәм Миңнеханов.  – Бүген өйдә торып эшләүнең барысы да интернет куллануга бәйле».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә ул укучыларны дистанцион укытулар ничек оештырылуны белү өчен видеоконференция режимында мәгариф учреждениеләре белән аралашкан. «Бу Балтач районындагы авыл мәктәбе дә, Чаллыдагы лицей да, Лениногорскидагы техникум да, шулай ук югары уку йортлары да, – диде ул. – Бүген мәгариф системасының бөтен эше  интернет аша башкарыла. Без ике теманы күрәбез, бу: ышанычлы элемтә белән тәэмин итү, укытучыларның кайберсе – өйдән, кайберсе мәгариф учреждениесеннән эшли. Икечесе – интернетның тизлеге түбән булу. Бу мәсьәләне ТР Цифра министрлыгы хәл итү юлында».

Очрашу тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, элемтә операторлары йөкләнеше бу атнада 30%ка арткан.  

«Хәзер республикада аерым укыту платформасы булдыру турында сүз бара», – диде Лилия Галимова брифинг барышында.

Элемтә операторлары шулай ук хәбәр иткәнчә, алар дистанцион форматта эшләүче укытучыларны бушлай өй интернеты белән тәэмин итәргә әзерләр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында элемтә операторлары берничә инициатива белән чыктылар. Аерым алганда, алар гаджетлар сатып алу мөмкинлеге булган кәрәзле элемтә салоннарын ачуны сорыйлар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.