Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Чит дәүләтләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе утырышын уздырды.
Утырышта берничә оборона-сәнәгать комплексы предприятиесе җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов та видеоконференция режимында утырышта катнашты.
Башта Владимир Путин ассызыклаганча: сәнәгать никадәр нәтиҗәле эшләсә, безнең дә бу өлкәдә чит илләр белән хезмәттәшлегебез уңышлары шулкадәр күренәчәк.
Ул Россия төбәкләре җитәкчеләре, оборона-сәнәгать комплексындагы холдинглар һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән аерым да сөйләште. «Минем шуны беләсем килә: сәнәгать предприятиеләре белән төбәк хакимиятләре һәм холдингларның үзәк офислары һәм Хөкүмәт арасында хезмәттәшлек ничек корылган», - диде Владимир Путин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында хәбәр иткәнчә: тулаем республикада 225 эре предприятие эшли. Әлегә 71 предприятие эшләми, әмма бу мәсьәлә каралачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген сәнәгать предприятиеләре эшен торгызу өчен төп шарт – Роспотребнадзорның барлык таләпләрен һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, ул җитештерү торгызып җибәрелгән Казан вертолетлар заводында үзе булган. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, җитештерүләрдәге эш коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында барлык саклык һәм яклау чараларын үтәп гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, «КАМАЗ» ГАҖ, Казан авиация заводы, башка эре предприятиеләр эшли башлаган. Ул тагын хәбәр иткәнчә, төбәк җитәкчелеге барлык предприятиеләр һәм эре холдинглар, юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволары белән тыгыз элемтәдә.
«2018 елда уздырылган эшне исәпкә алып, быелга агымдагы бурычларны һәм һәм 2020 һәм 2021 елларга перспективаларны билгеләргә тәкъдим итәм. 2018 елда хәрби билгеләнештәге товарларны чит илләргә чыгару планы 2%ка арттырып үтәлгән», - диде Владимир Путин.
Хәрби билгеләнештәге товарларны чит илләргә чыгарудан валюта килере 45%ка арткан, ә заказларның гомуми күләме рекорд күрсәткечкә ирешкән –$54 млрд сум чамасы булган.
«Киләчәк бурычларга килгәндә исә, төп бурычларның берсе – хәрби-техник хезмәттәшлекнең финанс, икътисадый, оештыру һәм бүтән механизмнарын камилләштерү», - диде Россия Президенты.
Утырышның тулы стеноргаммасы белән kremlin.ru сайтында танышырга мөмкин
http://www.kremlin.ru/events/president/news/63179