Татарстан Республикасында көн саен төп социаль әһәмияткә ия товарларның бәяләре мониторинглана, сәүдә оешмаларында запаслар дәрәҗәсе контрольдә тотыла. Бу хакта бүген ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов искәрткәнчә, кече һәм урта бизнеска, республиканың сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм чаралары планы әзер.
Аның сүзләренчә, узган атнада 9 муниципаль берәмлектәге вәзгыять турында докладлар тыңланды.
Бәяләрне мониторинглауга килгәндә, Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, "бәяләрнең кинәт үзгәрүе күзәтелми". Ул билгеләгәнчә, яшелчәләргә бәяләр уртача 5 процентка артты, ләкин бу бәяләрнең сезонлы артуы.
ТР икътисад министры хәбәр иткәнчә, республикада социаль әһәмияткә ия товарларның бяләре сәбәпсез артуы контрольдә тотыла.
"Азык-төлек товарлары запаслары җитәрлек дәрәҗәдә", диде ул. Кайбер районнарда товарларның вакытлыча булмавы күзәтелде, дип исәкәртте ул. Мондый очракларны һәр муниципаль район белән оператив хәл итәргә кирәк, диде министр.
Муниципалитетлар башкарма комитетлары да бәяләрне күзәтеп тора. Ике атна элек товарларга ажиотаж кимеде, товарлар запасы кирәк дәрәҗәдә тотыла. Районнар вәкилләре вәзгыятьне тотрыклы дип саный.
Халыкны, медицина хезмәткәрләрен, хокук саклау органнарын, волонтерларны һәм шәһәр булдыручы предприятиеләр хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү өчен Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләрендә маскалар тегүгә үзмәшгульләр һәм шәхси тегү оешмалары җәлеп ителде. Тукылмаган материалны Түбән Камада "Полиматиз" компаниясе бирде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында саклану маскаларын тегү мөмкинлеге булган предприятиеләр турында мәгълүмат бар.
Шуннан ул хезмәт базарында вәзгыять турында хәбәр итте. Республикада 1 апрельгә 732 кеше эшсез дип исәпләнә.
26804 кече һәм урта бизнес предприятиеләренә салымнар түләү кичектерелде.
Кече һәм урта предприятиеләрдән кредитларны реструктуризацияләүгә 828 гариза теркәлде.
6 меңнән артык предприятиенең иминият өчен түләүләр кичектерелде.