Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә чакыруга әзерләү үзәгендә булды. Ул Татарстан Республикасыннан армиягә чакырылганнарны хезмәт итү урыннарына җибәрү тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов аларга уңышлар теләде һәм алар хезмәтләрен лаеклы узарлар дип ышаныч белдерде, исән-сау, мораль һәм физик яктан ныгып кайтуларын теләде.
«Татарстанлылар һәрвакыт үзләренең армиягә әзерлекле булулары һәм теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыга алулары белән дан тоталар», – диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук армиягә чакырылганнарны Бөек Ватан сугышы, олы Җиңү турында истә тотарга һәм үз илләре белән горурланырга өндәде.
Искәртәбез, Мәскәү, Саратов һәм Мурманск хәрби частьләренә Җиңү Парады алдыннан Татарстаннан 82 кеше җибәрелде инде.
Моннан тыш, бүген тагын Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша илнең төрле төбәкләрендә Татарстан шефка алган частьләрдә хезмәт итүче солдат-срочниклар белән дә аралашты.
Рөстәм Миңнеханов хәрби частьләрдәге вәзгыять белән кызыксынды, шулай ук татарстанлыларның ничек хезмәт итүләрен сорады. «Сезгә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт! Исән-сау республикабызга әйләнеп кайтуыгызны телим!» – диде Татарстан Президенты.