Татарстанда Covid-19 белән авыруларның яңа очраклар темпы кимүен дәвам итә

20.06.2020

Татарстанда Covid-19 белән авыруларның яңа очраклары темпы кимүен дәвам итә. Бу атнада ул 1% тәшкил итте. Авырулар саны кимү нәтиҗәсендә чикләүләрне кимтеүнең икенче этабына күчү мөмкин булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бу атнада республикада 284 авыру очрагы теркәлгән. Үткән атна белән чагыштырганда 80гә кимегән. Шулай итеп, Татарстанда барлыгы 4152 кеше авырган.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, авыру вәзгыяте районнар буенча охшаш. 15 муниципалитетта уртача республика дәрәҗәсе саклана, калган районнарда моннан азрак. 16 районда авырулар саны түбән кала.  

Халыкны тестлаштыру 9 хосусый лабораториядә актив дәвам итә. Бу атнада 8 меңнән артык кеше тест узган, үткән атнага караганда 2 мәртәбә артык диярлек. 14 кеше анителага анализ биргән. Бары тик 708 кешедә генә Covid-19ка иммунитет  ачыкланган.

Республика обсерваторларында 219 кеше изоляция уза. Шулай ук 1733 кеше өйләрендә изоляция уза.

«Бу атнада 10 яңа хезмәт коллективында 20 авыру очрагы ачыкланган, үткән атнага караганда ике мәртәбә ким», - диде Марина Патяшина.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев