Рөстәм Миңнеханов КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә булды

20.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә булды (Волков ур.,18).

Ул поликлиника блогы эше белән танышты, аналитика үзәген, нейрореабилитация бүлеген карап чыкты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты нигезендә, Корнелия университеты (АКШ), Ноттингем университеты (Бөекбритания) катнашында төзелгән.

Учреждение яңа медицина технологияләрен үзләштерү белән шөгыльләнә.

Диагностика процессы тикшеренүләрнең өр-яңа инструменталь методлары һәм заманча омикс технологияләр базасына корыла.

Рөстәм Миңнехановны КФУ ректоры Илшат Гафуров, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов озата йөрде.

Аңалатмаларны КФУ ректоры Илшат Гафуров биреп барды.  

Бу чара Медицина хезмәткәре көне уңаеннан уздырылды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.