Рөстәм Миңнеханов «Росатом» ДК генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты

23.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росатом» атом  энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты.  

Очрашу видеоконференция режимында узды.  

Яклар киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру, хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Татарстан «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.